Бердәм Дәүләт имтиханнарында 100 балл җыючылар саны буенча Татарстан илдә лидерлар арасында. 9 ел дәвамында република Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, мәктәп олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар саны буенча 3 нче урында тора.
Ел саен республикада дәүләт имтиханын «бишле» гә тапшырган укучылар саны арта. Әйтик, Татарстанда БДИда катнашкан 246 кеше 257 балл җыеп бишле билгесен алган. Татарстан укучылары имтиханнарны яхшы гына биреп калмыйча, олимпиада хәрәкәтендә дә актив катнашалар, Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча республиканың 211 укучысы аның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар. Республикада талантлы балалар белән эшләүгә юнәлтелгән күп санлы проектлар бар