Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстан Президенты искә төшергәнчә, республиканың Баш дәүләт санитар табибы карары белән иртәгә, 9 нчы ноябрьдән, медицина искәрмәләре булган яки соңгы алты ай эчендә авырган затлардан тыш, беренче прививканы ясатмаган хезмәткәрләрне, эштән читләштерү күрсәтмәсе бирелде. Халыкны коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү дәвам итә. Әмма, Рөстәм Миңнеханов киңәшмә барышында 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцинацияләү тиешле дәрәҗәдә булмавын билгеләп үтте.
Авырып терелгән кешеләрнең дә бик күп проблемалары бар. Сакланырга кирәк. Гомерне сатып алып булмый. Бу вәзгытьтә аны саклап калу —зур казаныш. Бер генә кешене югалту да – безнең өчен бик зур фаҗига. Аларга әле яшәргә дә яшәргә иде. Аларның кайберләре вакцина ясатмаган, кемдер прививка ясаткан, әмма антитәнчекләр эшләнеп өлгермәгән. Бу статистика. Мине тәнкыйтьли алалар, әмма без катгый чаралар күрәчәкбез.