Ул «кызыл зона»да эшләүче табибларга, өлкәннәргә, ялгыз кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Россия төбәкләрендә сәламәтлек саклау системасы киеренке эшләгән вакытта волонтерлык үзәкләре тупланды.
Медицина оешмаларында, колл-үзәкләрдә, вакциналаштыру пунктларында эшләү, табибларны чакырту өчен волонтерларның ярдәме бик кирәк. «Мы вместе» хәрәкәтенә «Балалар спорты» федераль проектының төбәк координаторы Ольга Павлова да кушылды. «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Анна Макарова белән бергә, 12-нче шәһәр хастаханәсенең «Кызыл зонасы» нда булдылар. Кызыл зонада, тернәкләндеү бүлегендә, аерым палаталарда табиблар, авырулар белән аралаштылар, табибларга рәхмәт әйттеләр.