Бүген форумның пленар утырышы уза. Ул Казан Экспо мәйданчыгында үтә. Татарстанда корылык белән бәйле вәзгыять турында да фикер алышу планлаштырыла — исегезгә төшерәбез, шул уңайдан республиканың барлык районнарында да гадәттән тыш хәл режимы кертелде.
Шулай ук, форумда импортны алыштыру шартларында агро-сәнәгать комплексын үстерү темасы да каралачак. Форум эшчәнлеге турында тулырак, безнең киләсе чыгарылышларда карый аласыз.