Июль Татарстанга эссе һава торышы китерде. Һава температурасы 30 градустан югары. Синоптиклар аңлатканча, җылы Төркиядән килә. Һава дымлылыгы да зур. Шуңа күрә яшенле яңгырлар көтелә.
Республикада бүген 29 градустан 34 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлана. Эссе көннәр Россиянең башка төбәкләренә дә киләчәк. Белгород, Воронеж һәм Тамбов якларында 35, ә Саратов өлкәсендә 40 градуска кадәр эссе булачак. Әстерханда, Ростов өлкәсендә, Калмыкиядә температура дәрәҗәсе 42 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.