Синоптиклар быелгы февральне кышның тотрыксыз, көтелмәгән хәлләр китереп чыгарырга сәләтле ае дип бәяли. Республикада аязучан болытлы һава. Синоптиклар көндез урыны белән кар фаразлый. Көндез һава температурасы -13 градус салкын. Юлларда бозлавык саклана. Февраль башыннан яуган карны чыгару буенча коммуналь хезмәтләр эшләүне бүгенге көндә дә дәвам итә.
.