Бүген 21 нче декабрьдә, Җепшек кар һәм яңгыр була. көньяк-көнбатыштан секундына 20 метр тизлектә көчле җил көтелә. Республика юлларында элеккечә бозлавык була. Көндез һава температурасы 4 градус җылыны тәшкил итә.
Метеороглар әйтүенчә җомга һәм шимбә көннәрендә дә Татарстанда синоптик хәл сизелерлек үзгәрми.
Шулай уек Татарстанда җылыту сәбәпле ике боз кичүе машиналар хәрәкәте өчен вакытлыча ябылды.
Яшел Үзән районындагы «Яшел Үзән – Түбән Кармалы» боз кичүе эшен туктатты.
Моннан тыш, Мамадыш районында урнашкан «Соколока – Яңа Закамский» боз кичүенең эше дә вакытлыча чикләнде.