Республикада алдагы көннәрдә суыклар саклана. Моның сәбәбе – Арктикадан салкын һава үтеп керүе.
Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, 16 һәм 17 февраль -иң салкын көннәр. Бүген 16 февралдә явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көндез һава температурасы -20˚ гадус салкын. Юлларда бозлавык саклана. Алга таба җылыта башлый, чөнки республикага Атлантик циклон килә.