Республикабызда мәшһүр җырчы Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясе булдырылды.Быел сентябрь аенда татар җырчылары арасында премиянең беренче лауреатлары ачыкланачак. Ике премияне профессиональ җырчыларга һәм берсен һәвәскәр башкаручыга бирү күздә тотыла. Премиянең күләме — 200 әр мең сум. «Татар халкының үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы исәбенә финансланачак. Әлеге программаны100 миллион сумга кадәр финанслау күздә тотыла, ул Татарстан Президенты тарафыннан хупланган.
Исегезгә төшерәбез, Илһам Шакиров исемендәге дәүләт премиясен булдыру тәкъдиме мәшһүр җырчы бакыйлыкка күчкәннән соң барлыкка килде. Җырчы истәлегенә Казанда яңа концерт залы ачылды, башка объектлар төзелде.