Республикабызда “Бердәм агач утырту” акциясенең көзге этабы бердәм төстә старт алды. Игелекле акция 25 октябрьгә кадәр дәвам итә. Актаныш районында да әлеге акциягә беренчеләрдән булып керештеләр. Актаныш район үзәгенең Салих Хөснияров урамында беренче өмә узды. Район башлыгы Энгель Фәттахов башкарма комитет җитәкчесе Илшат Габделхәев белән берлектә, технологик техникум укучыларына өлге күрсәтеп, хисапчылыкка укучы яшьләр белән чыршы үсентеләре утыртты. Район үзәгендә һәм авылларда агач утырту өмәләре ай дәвамында барачак. Район үзәген чыршылар иленә әйләнеп бара дияргә мөмкин. Соңгы елларда Актаныш авылында 5450 төп чыршы, 1835 төп нарат утыртылган.
Ремонт техника станциясе бистәсенә чыга торган дамбаның зират арты, Гамил Авзал, Төзүчеләр урамнары, 57 бистәгә чыга торган Салих Хөснияров урамындагы күпернең тирә-ягын ылыслы агачлар бизи. Зәңгәр чыршы, пихта агачлары Тынычлык урамында да матур гына үсеп килә. Баян Дәүләтов урамына салынган җәяүлеләр юлыннан атлаганда, юлчыларны юкәләр озатып кала.
Актанышта утыртылган барлык агач үсентеләре әллә кайда түгел, ә районның Югары Богады питомнигында үстерелгән.
Ләйсән Газизова, Актаныш районы мәгълүмат үзәге ярдәмендә әзерләнде.