Республикабызда 1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр инвалидлар декадасы башлана. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен 100 дән артык мәдәни-массакүләм төрле чаралар планлаштырылган:хәйрия концертлары, төрле акцияләр, мастер-класслар, китап һәм рәсем күргәзмәләре, иҗади очрашулар, спектакльләр.
Добрая Казань-Игелекле Казан» һәм «Җәлил» яшүсмерләр клубында шәхси үсеш өчен тренерлар белән төрле темаларга очрашулар да планлаштырылган. Быел башкалабыз Казан «Россиянең инклюзив баллары» федераль проектына кушылды. Аны икенче декабрьдә Ратушаның колонналы залында үткәрәчәкләр. Анда 14 яшьтән өлкәнрәк 70 кеше катнашыр дип көтелә. Шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләре мөмкинлекләре чикле кешеләрне дару белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча консультацияләр дә оештыра. Сораулар белән +7(843)249-12-73 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.