Республикабыз халкы танылган эшмәкәр һәм спортчы Ирек Миңнеәхмәтов белән хушлашты. Аны соңгы юлга озатырга йөзләрчә кеше килде.
Ирек Миңнеәхмәтов һәрвакыт үз максатына ирешүчән кыю кеше иде. Автомобиль спорты мастеры ике тапкыр Россия чемпионы булды. 2016 нчы елдан башлап Татарстанның спаорт пейнтболын җитәкләде. 2012 нче елдан республика Татмедиа матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгын җитәкләде. 2015 нче елда “Татспиртпром” башлыгы булды.
Ак барс арена каршындагы мәйданга Ирек Миңнеәхмәтовны соңгы юлга озатырга меңнәрчә кеше җыелды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашты.
Ирек Миңнеәхмәтов туган ягы – Саба районының Миңгәр авылы зыяратында җирләнде.