Бу атна ахырына кадәр республика территориясендә югары янгын куркынычы саклана. Гидрометеорология үзәге хәбәренә караганда, бүген һәм иртәгә 20 майда, төбәк антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысында булачак. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Һава температурасы төнлә 22 градууска кадәр, көндез 33 градуска кадәр җылытырга мөмкин. Җомга һәм шимбә көннәрендә һава торышының үзгәрүе көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булуы ихтимал. Һава температурасы беркадәр төшә.