Республикадагы иң өлкән матбугат басмаларының берсе – “Республика Татарстан” газетасына 105 ел тулды. Бер гасырдан артык вакыт эчендә ул күп тапкыр исемен үзгәртте. Ә йөзе, эчтәлеге элеккечә калды.
Газета күп тапкыр дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән. 50 еллыгына Хезмәт Кызыл байрагы ордены бирелгән. Узган гасырның 90 нчы елларында күп кенә басмалар, тиражны югалтмас өчен, җиңелчә темаларны яктыртуга күчкән вакытта да, “Республика Татарстан” газетасы үз йөзен саклап калды. Законнар да республиканың шушы төп газетасында басылып чыкканнан соң гына, үз көчләренә керә. Архивта тарих ельязмасы булып, төрле еллардагы басмалар саклана. Газетаны Татарстаннан читтәге төбәкләрбдә дә алдыралар.