Бүген Белем көнендә, республикада беренче тапкыр парта артына 56 мең укучы утырачак. Ә Татарстандагы югары уку йортларына һәм көллиятләргә 215 мең студент килә. Аларның кайберләре Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре буенча югары баллар өчен Президент премиясен алу хокукына ия булды. Бәхетлеләр исемлегенә Түбән Кама вәкилләре дә кергән.
35 лицейны тәмамлаган укучы премия алуга гариза язу өчен уку йортына килде. Республика президенты программасы буенча БДИ нәтиҗәләре буенча йөз балл җыйган һәркемгә акчалата бүләк каралган. Дима рус теле буенча иң югары балл җыйган.
Әлеге лицейның тагын бер горурлыгы — Максим Пыстогов. Ул химия фәненнән иң югары балл җыйган. Имтиханны уңышлы бирү, төрле олимпиадаларда җиңү илнең дәрәҗәле уку йортларына керү мөмкинлеген ачкан.
Максим Пыстогов: «Мин киләчәктә медицина белгечлеген сайладым. Аны өстенлекле юнәлеш итеп күрәм.»
35 нче лицей директоры Чулпан Хуҗанбердиева: «Безнең лицейдан берничә укучы бердәм дәүләт имтиханнарында иң югары балларны җыя алдылар. Тырышып әзерләнделәр.»
Кирилл – 6 мәктәптә бердәнбер йөз балл җыючы. Сайлап алу имтиханнарыннан егет географияне өстен күргән. Имтиханга ныклап әзерләнгән. Хәзер укуын Санкт Петербургта дәвам итәргә җыена.
Кирилл Самойлов: Мин илнең төньяк башкаласында укырга җыенам, документларны тапшырдым.
Быел шәһәрдә һәм районда барлыгы меңнән артык кеше Бердәм дәүләт имтиханын тапшырган, шуларның 22се-узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Гомумән алганда, дистанцион белем алуга карамастан, Түбән Кама районында, узган ел белән чагыштырганда, БДИ күрсәткечләре күпкә яхшырган.
Айгөл Яблонская, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.