Бүген 16 нчы декабрь көнне, Республика Министрлар Кабинетының утырышлар залында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Федераль салым хезмәте идарәсе һәм Федераль казначылык идарәсенең уртак коллегиясе уза. Ул «2022 елда Татарстан Республикасы тупланма бюджетының көтелгән үтәлеше йомгаклары, һәм Республиканың финанс, казначылык һәм салым органнарының 2023 елга бурычлары» темасына багышлана.