Ел башыннан республика медицина учреждениеләренә елан чаккан 4 кеше мөрәҗәгать иткән. Пациентлар арасында бала да бар. Еланнар белән очрашуның күңелсез якларын һәм аны кисәтү турында хәбәрчеләребез язмасында.
Быелгы җәй бер яктан җиләк җыючылар өчен әйбәт , икенче яктан хәвефле дә. Чөнки куе үлән арасында еланнар да булырга мөмкин. Нәкъ шундый күңелсез очрашуга тап була Михаил Завьялов
Михаил Завьялов: «Бал коры чәнчегән кебек булды да , аннары кул шешә башлады, хастаханәгә киттем.»
Хастаханәгә килгәнчегә кадәр төче су эчәргә кирәк. Аны аллергиягә каршы дарулар белән бергә эчсәң тагын да әйбәтрәк. Агуны суыртып алу, жгут ясау , салкын әйбер куеп тору катгый рәвештә тыела.
ТР ССМ баш белгеч-токсикологы, 7нче номерлы ДКХнең токсикология бүлеге мөдире Алия Насыйбуллина: «Кулны аеруча муенны тешләгәндә куркыныч, чөнки сулыш юлларына якын.»
Татарстанда тузбаш, бакыр һәм кара еланнар бар. Аларны борчымасаң берсе дә кешегә беренче булып һөҗүм итми. Елан чакмасын дисәгез, куе үләннәр үскән урыннардан сак булыгыз, озын кунычлы аяк киеме кию дә ярдәм итә.
Идел-Кама тыюлыгының өлкән фәнни хезмәткәре Алексей Павлов: «Үзенә куркыныч янавын сизсә елан сызгыра башлый, Шуңа игътибарлы булырга һәм читләтеп үтергә кирәк.»
Кеше елан тешләвен башта сизмәскә дә мөмкин. Ләкин аз гына вакыт үтүгә чаккан урын кызара, баш әйләнә башлый, эч китү очраклары да бар. Шуңа тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк .
Мөршидә Җиһан, Регина Сафиуллина, Рафкат Зиятдинов.