Республикабызның барлык район мәктәпләрендә диярлек “Туган якны өйрәнү” музейлары эшләп килә. Әйтик, Зәй раойнының Аксар мәктәбе музеенда да һәр экспонатны күз карасыдай саклыйлар. Мәктәптә музей 1982 елда булдырылган. Ә 2013 нче елдан башлап, “Туган якны өйрәнү музее” дигән таныклык алып, шул юнәлештә эшли башлаганнар. Музейда авыл тарихына кагылышлы борынгы истәлекләрдән башлап, бүгенге заман көнкүрешен чагылдырган әйберләргә кадәр бар.Биредәге экспонатларны укыту-тәрбия эшендә дә бик теләп кулланалар.