Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы 8 нче гыйнварга кадәр ял итте. Бүген 9 нчы гынвар беренче эш көне.Балаларның кышкы каникулы да тәмамланып, мәктәпләрдә укулар башланды. Бүгеннән Республика мәктәпләре электрон белем бирүнең яңартылган системасы — «Мәскәү электрон мәктәбе» базасында эшли башлый. Бу турыда татарстнның мәгаиф һәм фән министрлыгында хәбәр иттеләр. Яңартылган система укытучыларның эшен гадиләштерергә һәм кәгазь документлар әйләнешеннән китәргә мөмкинлек бирер дип көтелә.