Республика кулланучылар кооперациясенең транспорт паркы яңа автолавкалар белән тулыланды. 7 авыл хуҗалыгы кооперативы махсус транспортлар алды. Автолавкалар кирәкле продуктларны республиканың ерактагы һәм үз кибетләре булмаган авылларына китерәчәкләр. Автолавкалар Татарстен президенты программасы буенча сатып алынган.
Тиздән автолавкага төрле продуктлар, ярымфабрикатлар, көнкүреш химиясе әйберләрен тутырачаклар.
Әлеге автолавкаларда барлык уңайлыклар да каралган, берничә суыткыч бүлекчәсе, продуктларны үлчәү урыны, касса һәм хәтта кайнар су белән раковинага кадәр бар. Болар барысы да ерак авылларда яшәүчеләр сыйфатлы продукция алсын өчен эшләнгән.
Автолавкаларның төп бурычы — ерак авылларга ашамлыкларны даими китереп тору. Хәзерге вакытта 106 йөк машинасы 1300дән артык торак пунктка товар китерә.
Хәер, бу йөк машиналары Татарстан халкына гына түгел, ә башка төбәкләргә дә хезмәт күрсәтәчәк. Әйтик, менә бу автомобиль Ленинград өлкәсенә барачак.
«Татарстанский дворик» кооперативы рәисе Булат Шәрифуллин: «Санкт-Петербургта яшәүче күп кенә кешеләрнең Татарстанда эшләп чыгарылган ашамлыкларны да татып карыйсылары килә. Биредә яшәүче татарлар арасында Татарстан сөтенә, казылыкка, чәк-чәк, тәм-томнарга, башка натураль продуктларга ихтыяҗы зур.»
Алынган техника ярдәмендә кооператорлар тагын 52 авылга ашамлыклар илтүне оештырачак. Киләчәктә авыл халкы кирәкле продуктларга интернет аша заказ бирә алачак.
Мурат Метшин, Владимир Юрков.