Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусы файдалануга тапшыруга рөхсәт алды. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге объектның проект документларына туры килүе турында уңай бәяләмә бирде. Исегезгә төшерәм, әлеге медиөина учреждениесе рекордлы 100 көн эчендә салынып бетте. Дүрт катлы бина биш йөз пациентны кабул итә ала. Хастаханә дүшәмбе көнне, 10 августта ачылыр дип планлаштырыла. Аны апрель ахырында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтмәсе буенча төзи башладылар