Бүгеннән башлап Республика клиник хастаханәсендә covid вирусы белән авыручыларны дәвалау буенча өстәмә бүлекләр ачыла. Алар сезонлы салкын тию авырулары таралган чорда медицина учреждениеләре эшчәнлеген җиңеләйтүне күздә тота. Хастаханә нинди режимда эшләячәк? Хәбәрчебез кызыксынды.
Яңа бүлекләргә короновирус йогышы һәм шуңа бәйле патологияләре булган пациентларны урнаштыралар. Ашыгыч ярдәм машианасы китергән авыруларга шунда ук диагноз куела. Вирус бармы-юкмы икәнлеген ачыклыйлар.
Республика клиник хастаханәсе баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин: «Яңа китерелгән авыруларга Ковид вирусына тикшерү алына. Анализ расланмаса, ул стационарга дәвалауга урнаштырыла, анализ уңай нәтиҗә күрсәтсә, инфекция бүлегенә җибәрелә.»
Авыруда ковид вирусы булу-булмауга карамастан, ул тулы медицина ярдәмен ала. Ә каты авырган, өстәвенә коронавирус ачыкланган пациентларга шунда ук операция ясала. Барысы да бар – заманча җиһазлар да, табибларга саклагыч махсус киемнәр дә.Республика клиник хастаханәсенең бай фәнни-практик базасы бар, транспорт элемтәсе уңайлы, авыруларны төрле районнардан кабул итә алалар. Коронавирусны дәвалауда да тәҗрибәләре зур. Пандемия башлануга, ул беренче булып ковид госпиталенә әйләнде. Хәзер табиблар авыруларны тиешенчә дәвалауның мөһимлеген әйтәләр. Нинди яшьтә булуына карамастан, һәр авыруны тиешле бүлеккә урнаштырлар.
Коронавирусны дәвалау буенча яңа бүлекләрнең ачылуы тулаем хастаханә эшчәнлегенә кире йогынты ясамаячак. Алдан билгеләнгән операцияләрне дә ясыйлар.
Алмаз Хакимов, Илдар Галяуидинов, Татарстан яңалыклары.