«Урам» экстрим паркында студентлар отряды арасында бишенче Республика күләм бию бәйгесе узды. Тулырак Динә Нәҗметдинова сюжетында.
Әлеге бию бәйгесе беренче тапкыр 2017 нче елда уздырыла. Оештыручылары – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлар отряды.
Дүрт ел дәүрендә Яшел үзәннән, Түбән Камадан студентлар отряды катнашкан
Бәйге кече, урта, зур яшьтәге катнашучылар арасында оештырылды. Сәхнәгә ике көндәш менеп баса, музыка куела һәм чираттан биючеләр бии башлый. 1 кешегә – 30 секунд бирелә. Нәтиҗәдә- жюри әгъзәләре яхшырак биегән катнашучыны сайлап алалар һәм ул икенче түгәрәктә башка кеше белән ярышачак. Җиңүчеләргә беренче, икенче һәм өченче урынлы грамоталар тапшырдылар.
Динә Нәҗметдинова, Ирек Хәмидуллин. ТЯ