Электрон рәвештә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында, шәхси кабинетта алырга мөмкин булачак. Республика халкының бер өлеше электрон хезмәт кенәгәләренә инде күчте, аларның мәгълүматы гражданнарның шәхси кабинетына күчерелә.
Эшкә кабул итү, яңа вазыйфага күчү һәм эштән китү турындагы мәгълүматны физик затлар электрон хезмәт кенәгәләренә күчкәндә генә порталдан ала алачак.
Исегезгә төшерәбез, 1-нче гыйнвардан Россиядә электрон хезмәт кенәгәләрен кертү турындагы закон үз көченә керде. Эшче 2020 ел дәвамында әлеге документның кәгазь һәм электрон версиясен сайларга хокуклы. Ә 2021 елдан башлап инде, эшкә беренче тапкыр урнаштырылган һәркемнең хезмәт эшчәнлеге турындагы белешмәләре, кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә электрон рәвештә алып барылачак.