Киләсе атнада кыскартылган эш атнасы булачак. Республика халкын өстәмә ял көннәре көтә – 4 нче һәм 6 нчы ноябрь эшләми торган көннәр. 4 нче ноябрь — Халыклар бердәмлеге, 6-нчы ноябрь — Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 3-нче һәм 5-нче ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара.