Республика балалар клиник хастаханәсенә коронавирус йоктырган балаларны дәвалауга китерә башлаганнар.
Бу хакта оператив штабның турыдан туры эфирында хастаханәнең балалар пульмонологы Илнур Закиров хәбәр итте. Хәзер стационарда 80гә якын бала дәвалана. Шул ук вакытта Татарстанда яшүсмерләргә вакцина ясала. Республикага «Спутник — М»дигән вакцина кайтарылды. Ул 12 яшьтән өлкәнрәк балаларга билгеләнгән. Вакцинада вирус биш тапкырга ким. Исегезгә төшерәбез, балаларга прививка ясату ирекле. Бары тик ата-аналар ризалыгы белән генә башкарыла. Авыр аллергия реакцияләре, кискен һәм хроник авырулары булган балаларга вакцина ясатырга рөхсәт ителми. Татарстанда барлыгы 200 мең яшүсмер вакцинация үтә ала.