Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган тәүлектә республикада коронавирус инфекциясе йоктыруның 996 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, пандемия башланганнан бирле республикада әлеге вирусны эләктергән кешеләрнең гомуми саны 52 398гә җитте», — дип хәбәр итте санитар ведомство вәкиле.
Матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков узган тәүлектә 278 кешенең савыгып чыгуын әйтте.