Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Кама Тамагы районы фермерларына ярдәм итәргә җыена. Министр Марат Җаббаров җирле фермаларны, виноград плантацияләрен, балык үрчетү өчен төзелә торган заводны карады. Тулырак киләсе репортажда.
Татарстан эшмәкәрләренә яңа офыклар ачыла. Узган ел биредә һәвәскәр бакчачының тыйнак кына виноград участогы булган. Хәзер ул мәйданнарын киңәйткән. Быелдан виноградтан тыш, теплицада җир җиләге һәм кара җиләк тә үстерә башлаган. Президент ярдәме ярап куйган. Бизнес киңәя, зур кертемнәр кирәк.
«Ялалетдинов » фермер хуҗалыгы башлыгы Айрат Ялалетдинов: «Хәзер сугару буенча чыгымнарның бер өлешен һәм төп субсидияне кайтарырга исәп тотабыз. Әлегә Татарстанда виноград үстерүнең сыналган тәҗрибәсе юк, аңа субсидияләр дә каралмаган, аларны кертергә кирәк.»
Эшмәкәрнең планнарында-ассортиментны киңәйтү — виноградны сәүдә челтәренә сатуга чыгарудан тыш, үз шәраб җитештерү комплексын да ачу. Төзелеш кышын башланырга мөмкин. Хәзер тәкьдимнәр җыела. Эшмәкәр шулай ук коллегалары белән балык үрчетү буенча инновацион завод төзи. Барысы да-проекттан алып җиһазларга кадәр-немец стандартлары буенча.
Балык биш айдан сатуга чыгарыла. Биредә ел саен 270 тонна җәен балыгы үстерәчәкләр.
Барлык документлар да рәсмиләштерелгән. Ныклап эшкә тотынасы гына калган.
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, Кама Тамагы районы быел «Агростартап» республика программасы буенча «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда югары нәтиҗәләргә ирешкән.
Регина Сафиуллина, Ренат Сәхибгәрәев.