Быел республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да бер гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге бай традицияләрне, мирасны барлап, киләчәк буыннарга җиткерүдә министрлыкның ветераннар советы зур эш алып бара. Ветераннар катнашында төрле форматта очрашулар оештырыла, китаплар да нәшер ителә. Бүген Татарстан радиосының Яңа көн манзарасы туры эфирында министрлыкның ветераннар советы рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марс Алиев тармак хезмәтчәннәренә, авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән ветераннарга хөрмәтен белдерде. Киләсе угез елында да табыннар муллыгын тудыручы авыл халкына уңышлар теләде.
Марс Алиев Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ветераннар Советы рәисе