Республика клиник хастаханәсенең кан салу үзәгендә «сабыйга кан сал» дигән донор акциясе уза.
Теләк белдерүче казанлыларны иртәнге сигездән көндезге унбергә кадәр бала көтүче аналар һәм җитлекми туган балалар өчен донор булырга чакыралар. Үзең белән паспорт алырга кирәк. Йөкле ханымнар һәм балалар беренче уңай кан төркеменә мохтаҗ.