Быел Республида «Фермер мәктәбе проекты” дүртенче тапкыр старт алды. 40 кеше укытуның яңа юнәлешләре буенча, ягни — «Авыл агро-туризмы» , «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе» буенча укый.
Тыңлаучылар практик күнекмәләр дә ала. «Фермер мәктәбен» тәмамлаучылар арасында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грантларын алучылар да бар, алар бүгенге көндә үзләренең бизнес-проектларын уңышлы гына гамәлгә ашырдылар.