Безнең телерадиокомпания һәм Русфонд хәйрия җәмгыяте авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Бу юлы өч яшьлек Раян Мортазинның авыру тарихы, аңа аутизм диагнозы куйганнар. Балага ярдәм кирәк.
Райян әйберләрне ишарә белән тиз генә күрсәтә. Уку аңа җиңел бирелә, сүзләрне җиңел истә калдыра. Ә бит бер ел элек ул бөтенләй башкача иде — эндәшүгә җавап бирми, уенчыклар белән уйнамый, йомык була.
Аутизм диагнозын — табиблар аңа күптән түгел генә куйган. Бу вакытка Райян индивидуаль программа буенча дәвалана башлаган, махсус коррекцион бакчага йөри.
Райянның тернәкләнү программасы зур. Гади балага җиңел бирелә торган әйбер Райяннан бик күп тырышлык таләп итә.
Дәвалау 490 мең сумга төшә. Гаилә битараф булмаучылардан ярдәм көтә. Балага ярдәм итү өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрергә була. Бер хәбәрнең бәясе — 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмәт безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Алия Галиуллина, Ралина Абрамова, Иван Худяков, Татарстан яңалыклары.