Яңа уку елында Татарстанның мәгариф учреждениеләрендә «Мәктәптә Футбол» проекты старт ала. Республиканың 24 уку йортында дөньядагы иң популяр спорт төрләренең берсе буенча дәресләр үткәрелә. Проектта 179 нчы гимназия, 144, 161 һәм 97 нче мәктәпләр, шулай ук 20 нче гимназия укучылары катнаша. Укучыларны күнегүләргә өйрәтүдән тыш, бу фән буенча Бөтенроссия олимпиадасына да әзерләргә җыеналар.