Дини гыйлем бирү өлкәсе — Диния нәзарәтенең иң мөһим һәм җитди юнәлеше. Рамазан мәчете имам-хатыйбы һәм аның ярдәмчеләре балаларга дини гыйлем бирүнең үз алымын тәкъдим итә. Ә нинди алым икәнен тапшыруыбызның иҗат төркеме дә күреп, өйрәнеп кайтты.
Киләчәк бүген төзелә, диләр шул. “Рамазан” мәчете каршында эшләп килүче дини-әхлакый дәресләр остазлары да бу сүзләрнең хаклыгын аңлап эш итә.
Тәрбияле булып үссеннәр өчен әлеге мәчеттә ислам дине, әхлак дәресләре үткәрелә. «Рамазан” мәчетендә кыз балалр өчен дә дини дәресләр алып барыла. Дәресләр белән беррәттән балалар өчен физик тәрбия дә мөһим. Остазлары тырышлыuы белән балалар өстәл уеннары, спорт белән шыгыльләнә ала.Бисмилла дип әйтеп Остазлары Зәки балаларга хезмәт дәресен уздыра.
Рамазан мәчетенә шулай ук балаларны дөньяви фәннәр белән кызыксындыру өчен махсус остазлар да чакыру гадәткә кергән .
Яхшыны – яманнан, яманны яхшыдан аера белү сыйфатлары кешедә яшьтән үк тәрбияләнә. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, дигән бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.