Татарстанда Рамазан аеның беренче көнендә башланып киткән «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны дәвам итә.Изге айның беренче 10 көнендә 91 мохтаҗ гаилә азык-төлек җыелмалары алырга өлгерде һәм 5 авыру баланы дәвалау өчен акча җыелды.
Әлеге акция Республика мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла.
Рамазан аенда мөселманнар хәйриячелектә актив катнаша, чөнки Рамазанның төп асылы – үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгаруда.Быел Рамазан аенда “Зәкят” хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләрдән 20 авыру балага булышырга ниятли.
Бу ел Рамазанының беренче өч герое — 11 яшлек Илзира Кәбирова , 8 яшлек Майя, 6 яшлек Андрей Герасимов.
Балаларга ярдәм итүнең 4 юлы бар: 7715 номерына ЗАКЯТ сүзен язып смс-хәбәр җибәрергә, Карта аша, Турыдан-туры www.zakyatrt.com сайты аша Исәп-хисап счетына күчерергә. Ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр тулырак мәглүмат белән диния нәзарәтегнең рәсми сайтында таныша ала.