Татарстанда күпьеллык гадәт буенча «Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны башланып китте. Ел саен игълан ителә торган бу акция ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Рамазанның төп асылы үз малыңнан мохтаҗларга өлеш чыгару..Татарстан мөфтиятенең “Зәкят” хәйрия фонды гадәттәгечә марафон кысаларында авыру балаларга, мохтаҗларга, аз керемле гаиләләргә ярдәм итә.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкәт» хәйрия фонды -азык-төлек белән кимендә сигез йөз пакет өләшергә планлаштыра.
Шулай ук изге ай вакытында мохтаҗлар өчен социаль ифтарлар үткәрелә, Һәм авыручы балаларга ярдәм күрсәтелә. Аларның берсе – Ислам Белоглазов. Аңа дәвалану өчен 60 000 сум акча кирәк. Гаиләнең мөмкинлеге юк.
Узган Рамазан аенда егерме бер балага финанс ярдәме күрсәтелгән. Быел да шул ук күләмдә фонд ярдәм итәргә җыена, Әниләрнең өметләрен акларга без дә бергәләп булыша алабыз. Моның өчен 7715 номерына «зәкят» сүзе язылган СМС җибәрергә кирәк. Хәбәрнең бәясе-50 сум.
Мөршидә Җиһан, Ия Кислицына. Ленар Хабибуллин. Татарстан яңалыклары.