«Рамазан – изге гамәлләр ае» дип исемләнгән хәйрия марафоны кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды фитыр сәдакасын җыя башлады.
Ел саен игълан ителүче бу акция ТР МДН тарафыннан авыру балаларга, аз керемле гаиләләргә һәм мохтаҗларга ярдәм йөзеннән оештырыла. Фитыр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Гает намазына кадәр өләшергә мөмкин.