Милли гореф — гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау, яшь буынга җиткерү буенча төрле чаралар оештырылып тора. Югары Ослан районында да Рамазан Балкышы дип исемләнгән зур концерт оештырылды. Анда төрле яшьтәге үзешчән артистлар катнашты. Иң сөендергәне сәхнәдә бабаларның булуы. Бәйрәмнәнә безнең репортаж.
«Хәзинә» фольклор ансамбленең Рамазан балкышы дип исемләнгән концерты Югары Ослан районы татар хатын — кызлары Ак калфак оешмасы белән берлектә оештырыла. Төрле фестиваль бәйгеләрдә катнашып йөрегәч, үзебездә дә әби-бабайлардан калган йолаларыбызны чагылдырган чараны оештырырга булдык ди алар.
Мөнәҗәтләр остасы, күркәм кунаклар исәбендә килгән Зөһрә Сәхәбиева да бар иде чарада. Бу очраклы гына түгел иде,билгеле, чөнки чараның күп өлеше мөнәҗәтләргә багышланган. Мәнәҗәт халыкка ялвару. Мәнәҗәтләр башкару әниемнән күчте, мич янында эшләп йөрегәндә чулпыларына ияреп яңгырый иде ди ул.
Телебез, традицияләребез, гореф-гадәтләребез үссен дип тырышалар монда.
Балаларның милли гореф-гадәтләребезгә, динебезгә тартылуы бик күркәм ди Хәния абыстай.
Милли гореф — гадәтләребезне, динебезне күтәреп алган халык булаганда, мондый күркәм бәйрәм әледән — әле оештырылып торасына шигебез юк.
Алия Галиуллина, Александр Решёткин, Татарстан яңалыклары, Югары Ослан районы.