Рамазан аенда ифтар җыелмалары 30 меңләп мохтаҗ кешегә тапшырылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә әйтелде.
Халыкара ислам бизнесы ассоциациясенең хәйрия фонды җитәкчесе Радик Абдрахманов, ифтар җыелмаларының Татарстанның 40 районына, Казанның 60 мәчетенә, 10 социаль учреждениегә илтеп җиткерелүен хәбәр итте. Ифтар җыелмаларын әзерләү өчен 7 тонна ит, 5 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 1 тонна ярма, 1 тонна макарон эшләнмәләре, 18 мең данә йомырка, 4 ярым тонна татлы ризык, башка ашамлыклар сатып алынган.