Бүген рамазан аеның 29 нчы көне. Изге гамәлләргә бай айда республикакүләмендә бик күп авыз ачу мәҗлесләре оештырылды. Россия мөселман хатын- кызлары берлеге тарафыннан үтәрелгән ифтарлар гына да да егермедән артты.
Моразалар утарында узган чираттагы итфтарда хәбәрчебезә Мөршидә Җиһан да катнашты.
Гомер-гомергә халкыбыз рамазан аенда авыз ачу мәҗлесләрен уздырган. Соңгы елларда ул ифтар сүзе белән күбрәк кулланыла, әмма асылы шул ук кунак чакырып җәмәгать ифтары уздыру.
Җанына тынычлык тапкан мөслимәләр арасында журналистлар да , сәнгать әһелләре дә бар.
Рамазан ае кешегә үзгәртә. Ризыкның, туганнарның кадерен белергә сабырлыкка өйрәтә.
Вәгазь остасы Кадрия абыстай ифтар мәҗлесенең төп ниятчесе Розалия ханымга әҗер саваларын теләп якыннары рухына дога кылды.
Кайберәүләр «рамазан» сүзен ишеткәч: «Рамазан? Ә-ә, бу айда ашарга да ярамый, кунакка да йөрешеп булмый» дип уйлый. Ә чынлыкта, рамазан ае-рухи азык, җан азыгы, күңел тынычлыгы бирүче җәмәгать ифтарлары да.
Мөришдә Җиһан, Ренат Сәхипгәрәев. Татарстан яңалыклары.