Безнең телерадиокомпания һәм Русфонд хәйрия җәмгыяте авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итә. Рада Смоленцевага да ярдәм кирәк. Кызда бил сколиозы авыруы, кыйммәтле дәвалау таләп ителә.
Унбиш яшьлек Рада мөмкин кадәр күбрәк Россия шәһәрләрен күрергә хыяллана, әмма әлегә ул мәктәптән өйләренә кадәр кыска гына юлны да авыр үтә. Раданы әби-бабасы тәрбияли. Алар алты ел элек оныгының өстәл артында дөрес утырмавын күрә, еш кына арка авыртуыннан зарлануын, ә физкультура дәресләрендә бөтенләй дә йөрүдән баш тартуын сизә. Аңа сколиоз диагнозы куйганнар. Хәзер кызга ортопедик корсетлар, аяк ортезлары һәм инструктор ның ярдәме кирәк.
Дәвалау 700 мең сумга төшә. Гаилә битараф булмаучылардан ярдәм көтә. Балага ярдәм итү өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрергә була. Бер хәбәрнең бәясе — 75 сум. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмәт безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Алия Галиуллина, Ирина Ковалёва, Иван Худяков, Татарстан яңалыклары.