Шушы көннәрдә Татарстанның милли китапханәсендә татар шагыйре, драматург, Татарстанның халык шагыйре- Рөстәм Мингалимнең тууына 85 ел тулу уңаеннан ”Ак юллар салып уздым” исемле әдәби музыкаль кичә булып узды. Чарада әдәбият, сәнгать әһелләре катнышты. Кичәдән — Фәннур Хәсәнов һәм Ирек Хәмидуллин репортажы.
Рөстәм Мингалим (Рөстәм Гали улы Миңлегалимов) 1937 елның 15 августында Куйбышев өлкәсенең Камышлы районы, Йолдыз авылында колхозчы гаиләсендә туа. Йолдыз һәм Дәүләткол авылларында укып, җидееллык мәктәпне, аннары Бөгелмә авыл хуҗалыгы училищесын тәмамлаганнан соң төрле эшләрдә эшли, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, үзен тулысынча иҗатка багышлый. “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм җаваплы сәркәтип вазыйфаларын башкара. Татарстан Язучылар берлеге аппаратында әдәби консультант булып эшли. Рөстәм Мингалим Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларны һәм Дәүләт театр сәнгате институты каршындагы берьеллык театр курсларын тәмамлый.
Шагыйрь үзенең әсәрләрендә ил, халыкны борчыган зур мәсьәләләр турында яза, шәхси кичерешләрен чор проблемалары белән бәйләп, бәяләргә омтыла. Аның шигъри буяулары да үзенчәлекле – шигырьләре һәм поэмалары тормышчан.
Әдип драматургия өлкәсендә дә актив эшли. Рөстәм Миңгалим киносценарийлар авторы буларак та билгеле.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин.Татарстан яңалыклары.