Рөстәм Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан котлавы — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Төп яңалык

Рөстәм Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан котлавы

31.12.2023
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрикләде

Кадерле дуслар!

Яраткан бәйрәмебез Яңа елны без гадәттә аеруча шатлыклы хисләр һәм якты өметләр белән каршылыйбыз.

Новости СМИ2

Яңа ел – гаилә бәйрәме, бу исә 2024 елның Россиядә Гаилә елы дип игълан ителүенә символик мәгънә төсмере өсти.

Гаилә – җәмгыятьнең нигезе, менә шуңа күрә дә гаиләдә изге дип саналган һәр нәрсәгә, борынгыдан килгән гореф-гадәтләргә Татарстанда гаять сакчыл мөнәсәбәт күрсәтелә.
Без Татарстан Республикасында яши торган халыкларның мәдәниятен, телен саклауга һәм үстерүгә, рухият нигезләрен, әхлак кагыйдәләрен ныгытуга зур игътибар бирәбез. Төрле милләт һәм дин вәкилләре бер-берсенә тирән хөрмәт белән дус-тату яши, ә республикабыз җәмгыятьнең, гражданнарның бердәмлеге югары булу белән аерылып тора.

Махсус хәрби операция шартларында гражданнарыбызның берләшүе һәм үзара ярдәмләшүе бигрәк тә мөһим. Илебезнең, гаиләләрнең иминлеген һәм яшь буынның киләчәген яклауны тәэмин итүче Ватанны саклаучыларга олы рәхмәтләремне җиткерәм. Якташларыбыз – чын мәгънәсендә каһарманнар! Барлык сугышчыларыбызга, аларның гаиләләренә, туганнарына һәм якыннарына тиешле ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Һичшиксез җиңү безнең якта булачак!

Республиканың шефлыкка алган шәһәрләре – Лисичанск һәм Рубежное халкына ихлас йөрәктән ярдәм итүче волонтерлар башкарган хезмәт шулай ук бик әһәмиятле.

Новости СМИ2

Хөрмәтле татарстанлылар!
Узып баручы елны җиңел дип әйтеп булмый, шулай да без сынатмадык.
Куәтле сәнәгать комплексы, күп буын татарстанлыларның хезмәт уңышлары, булдыклылыгы һәм ватанпәрвәрлеге республикага ышанычлы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирә. Россия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан башлангыч бирелгән илкүләм проектларны, республика программаларын һәм проектларын үтәү кешеләрнең тормышын яхшыга үзгәртүгә хезмәт итә. Тәмамланып килүче ел йомгаклары тулай төбәк продукты, төзелеш эшләре, ваклап сату һәм инвестицияләр күләмнәре үсүен күрсәтә.

Республиканың алгарышында фәннең һәм күркәм нәтиҗәләр бирә торган яңалыкларның зарурлыгын танып, 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Әйдәүче фән һәм мәгариф үзәкләренең эшчәнлеге, талантлы яшь галимнәргә һәм өстенлекле фәнни башлангычларга ярдәм күрсәтү бу өлкәдә казанышларыбызның тагын да артуына китерер һәм илнең технологик яктан бәйсезлегенә ирешү мөмкинлеге бирер дип уйлыйм.

Яңа ел республика өчен колачлы чараларга бай булачак.
Безгә зур ышаныч белдерелде – 2024 елда Казанда БРИКС дәүләтләре башлыкларының очрашуы, «БРИКС уеннары» узачак. Татарстан үзенә хас кунакчыллык белән тарихта беренче «Киләчәк уеннары» мультиспорт турнирын, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum», Kazan Digital Week-2024 халыкара форумнарын кабул итәчәк.

Новости СМИ2

Моннан тыш, 2024 елда гаять әһәмиятле сәяси вакыйгалар – Россия Федерациясе Президентын, ә сентябрь аенда җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Татарстанлылар, илебез һәм республикабыз үсеше өчен гражданлык җаваплылыгы тоеп, тавыш бирүдә актив катнашырлар дип ышанам.

Кадерле дуслар!
Безнең алда зур бурычлар тора, киләсе елда аларны хәл итү өчен без тырыш хезмәт куячакбыз һәм бергәләп алгарыш юлыннан баруыбызны дәвам итәчәкбез.
Яңа елда җиңүләр һәм казанышларыбыз күп булсын, өйләребездә җан җылысы, мәхәббәт һәм үзара аңлашу хакимлек итсен!
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телим!

Яңа ел бәйрәме мөбарәк булсын!

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Путин — Миңнехановка: Без Яңа елны һәрвакыт иң җылы хисләр белән каршы алабыз

Путин — Миңнехановка: Без Яңа елны һәрвакыт иң җылы хисләр белән каршы алабыз

Комаров татарстанлыларны Яңа ел белән котлады

Комаров татарстанлыларны Яңа ел белән котлады

Барысы да үзебезнекеләр

Миңнеханов кайбер категория контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләүне озайтты

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+