Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына юлламасы 20 октябрьгә планлаштырылган. Анда республиканың эчке һәм тышкы хәле турында мәгълүмат яңгыраячак. VI чакырылыш Татарстан парламентының 35нче утырышы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узарга тиеш.
Татарстанның 2023 елга планлаштырылган бюджетында социаль өлкә чыгымнары бөтен күләмнең 80 процентыннан күбрәген тәшкил итәчәк. Бу хакта 2023-2025 елларга бюджет проекты буенча парламент тыңлауларында ТР финанс министры Радик Гайзатуллин чыгышыннан соң билгеле булды. Ул 45 муниципаль район һәм шәһәр берәмлекләре бюджетларының, 911 җирлек бюджетының чыгымнар буенча фаразлары төзелгәнен әйтте.