Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Үзбәкстан Премьер-министры урынбасары, инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Татарстан Президенты кабул итүче якка «Татарстан-Үзбәкстан» эшлекле форумын оештырган өчен рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, ул хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә ярдәм итәчәк.
«Безнең Сезнең илгә килүебез барыннан да элек, икътисад өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү эшен алга таба да көчәйтү ихтыяҗы белән бәйле. Болар барысы да Россия Федерациясе белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән», — диде Рөстәм Миңнеханов.