Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясе белән хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләште.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан делегациясе белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан ягыннан очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.