Татарстан Рәисе Яшел Үзән сәнәгать паркы территориясендә логистика комплексының өченче чиратын ачуда катнашты.
Логистика мәйданы киңәйде, хәзер бирегә төрле төрдәге 17 миллион товарны урнаштырырга мөмкин.
Өченче чират тулы күәтенә эшли башлагач, кулланучыларга Яшел Үзәннән көнгә 620 мең товар алу мөмкинлеге була.
Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында яңа инвестицион проектларына старт бирде.
Компания елына 70 мең тонна продукция җитештерү куәте булган минераль мамык плитәләрдән җылылык изоляцияләү материаллары җитештерү заводы төзелешен башлап җибәрә.