Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Тәртип радиосы аерым FM ешлыкка чыкты. Яңа ешлыкка күчү сәбәпле, радиостанция үзенең тарихи кыйбласына тугры калып, зур ребрендинг ясады. Аның кысаларында Тәртипнең бүгенге концепциясен чагылдырган яңа логотип һәм визуаль бизәлеш булдырылган.
Әлеге радио 2008 елда ачылып, ике ай эшләп ала. Зур паузадан соң 2014 елда яңа дулкында сөйли башлаган радио ике ел узгач, FM ешлыксыз кала. 2020 елдан Тәртип янәдән эфир киңлекләренә әйләнеп кайтты. Хәзер анда тәүлек әйләнәсе татарның күңел җәүһәрләре булган ретро җырлар, алтын хитлар белән беррәттән заманча музыка да яңгырый. Халкыбызның милли мәдәниятен барлап, саклап үткән белән көткән арасында күпер салу аларның максаты.
Шамил Садыйков «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры
Ризәлә Исмәгыйлева «Тәртип» радиосының баш мөхәррире
Радионың яңа гимнын, аудио бизәлешен композитор Эльмир Низамов иҗат иткән, ә логотибын Мәскәүдә яшәүче татар кызы Алия Сабитова ясаган.
Айдар Фәйзрахманов Татарстанның халык артисты
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.