Татарстанда барлык федераль һәм региональ проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоконференция режимында узган киңәшмәдә хәбәр итте. Шулай ук чәчүгә әзерлек турында да фикер алыштылар.
Кибет киштәләрендә товарның булуын тәэмин итәргә, туктаусыз тәэмин итүне сакларга. Хәзер бу иң мөһим бурычларның берсе. Азык-төлеккә ихтыяҗ арту сәбәпле, ваклап сату сәүдә челтәрләренә кирәкле товарлар китерүне арттырганнар. Шикәргә ажиотаж булса да күрсәтсә дә, сату күләме узган атна белән чагыштырганда кимегән.