Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты.
Рөстәм Миңнеханов проектта җиңүче балалар өчен Казан Кремле буенча экскурсия уздырды. Кунаклар хәтта Татарстан Президентының эш кабинетын күрде, республика башлыгының эш өстәлендә һәм киштәләрдә торган күпсанлы фотосурәтләрен карады.